26 апрель – мәңге үлмәс даһи шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллыгы һәм Шигырь көне. Шул уңайдан 26 апрельдә көндезге сәгать 2дә Әгерҗедәге “Яшьлек“ ял паркына чакырабыз.
Биредә сезне керү юлында ук Тукай геройлары Шүрәле, Су анасы, Сарык белән Кәҗә каршы алыр. Алар белән фотога да төшәргә мөмкин булачак. Бәйрәмдә Тукай шигырьләре, җырлары яңгырар. Тукайның әсәрләрен сәхнәләштерү күренешләре, “Көмеш телле гармун“ халык ансамбле, “Мирас“ ветераннар ансамбле, сәхнә осталары чыгышлары һәркем күңеленә хуш килер. Бу бәйрәмдә сез Тукайны сөйгәне Зәйтүнә туташ белән дә күрә алачаксыз.
Яраткан шагыйребезне бергәләп искә алып, аның мәңге үлмәс әсәрләрендәге геройлар белән очрашып, шигърият дөньясында, моң илендә йөзәргә килегез, хөрмәтле райондашларыбыз!