Әгерҗедә яшәүче, быел Алтын туйларын билгеләп үтүче Фәнзилә–Заһретдин Вәлиевларны ЗАГС бүлеге җитәкчесе Лилия Госманова өйләренә барып котлады. Ул аларга район башлыгы Валерий Макаровның котлавын һәм бүләген тапшырды, изге теләкләрен җиткерде.
Фәнзилә апа тумышы белән Әгерҗе районыннан, Заһретдин абый Можга районында туган. Икесенең дә хезмәт юллары Ижауда узган. Әгерҗегә кайтып төпләнүләренә дә 17 ел инде. “Әгерҗе безгә бик ошый, монда тыныч, рәхәт, күршеләребез бик яхшы, – дип сөенәләр юбилярлар.
.jpg)