Иж елгасы буенда күмәк өмә узды

2016 елның 26 апреле, сишәмбе

Сусаклагыч зоналарны саклау елы һәм санитар-экологик икеайлык кысаларында Иж елгасы буен чистарту буенча өмә узды.

Өмәгә Әһли Фәһзуллин җитәкчелегендәге “Кичкетаң” заказнигы инспекторлары, Кырынды авыл җирлеге Советы коллективы һәм башка табигать сакчылары  чыкты. Күмәк көч белән яр буйлары чүп-чардан арындырылды һәм чүплеккә илтеп түгелде. Яр буйларының торышы бирегә килүчеләрнең үзләреннән соң чүп-чарны җыймыйча китүен тагын бер кат ачык күрсәтте. Ә бу аларның табигатькә саксыз карашын да раслый. Акция кысаларында яр буйларын чистарту киләчәктә дә дәвам итәчәк.       

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International