Әгерҗе укучылары поездларда ел әйләнәсе ярты бәягә йөри алачак

2016 елның 26 апреле, сишәмбе

Россия тимер юллары җитәкчелеге 1 июньнән алып 31 беренче августка хәтле 10 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга плацкарт һәм гомуми вагоннарда билетларга 50 процент ташлама кертергә карар кылды. Моңарчы балалар ташламалы йөрү хокукыннан уку дәверендә – 1 сентябрьдән 31 майга кадәр генә файдалана ала иде. Шул рәвешле, хәзер мәктәп укучылары поездларда ел дәвамында ярты бәягә сәяхәт итә алачак.


Билет сатып алганда баланың туу турында таныклыгын яки паспортын күрсәтү дә җитә. Әлеге чорда мәктәптән белешмә тәкъдим итәргә кирәкми.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International