Бүген “Яшьлек“ паркында - Тукай бәйрәме

2016 елның 26 апреле, сишәмбе

Бүген, 26 апрельдә, мәңге үлмәс даһи шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллыгы һәм  Шигырь көне. Шул уңайдан көндезге сәгать 2дә Әгерҗедәге “Яшьлек“  ял паркына килергә онытмагыз.

Сезне керү юлында ук Тукай геройлары Шүрәле, Су анасы, Сарык белән Кәҗә каршы алыр. Алар белән фотога да төшәрсез. Бәйрәмдә Тукай шигырьләре, җырлары яңгырар. Тукайның әсәрләрен сәхнәләштерү күренешләре, “Көмеш телле гармун“ халык ансамбле, “Мирас“ ветераннар ансамбле , сәхнә осталары чыгышлары һәркем күңеленә хуш килер. Бу бәйрәмдә сез Тукайны сөйгәне Зәйтүнә туташ белән дә күрә алачаксыз.  Килми калмагыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International