Әгерҗе районы укучылары Тукай әсәрләрен заманча сәхнәләштерделәр

2016 елның 27 апреле, чәршәмбе

Әгерҗенең “Авангард“ кинотеатрында Габулла Тукайның туган көнендә үзенчәлекле бәйрәм булды.  Районыбызның ун мәктәбе укучылары Тукай әсәрләрен заманчалаштырып күрсәттеләр. Язучының “Кәҗә белән Сарык“, “Су анасы“, “Шүрәле“, “Пар ат“ һәм башка әсәрләренә укучылар заманча төсмер биреп, җыр-биюләр белән баетканнар.

Жюрига иң оста артистларны сайлап алу җиңелдән булмады. Шулай да 1 урынга Кичкетаң, 2 урынга 4нче шәһәр мәктәбе һәм Исәнбай, 3 урынга Тирсә һәм Кадыбаш мәктәбе укучылары лаек дип табылды. Калган укучылар төрле номинацияләрдә бүләкләнде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International