Әгерҗенең “Яшьлек“ паркында – Тукай бәйрәме

2016 елның 27 апреле, чәршәмбе

Габдулла Тукайның  туган көнендә “Яшьлек“ паркында зур бәйрәм узды.

Район күләмендәге әлеге чара “Без – шагыйрьле халык, без – Тукайлы халык мәңгегә“ дип аталды.  “Күңел чишмәләре“ иҗат берләшмәсе әһелләре үз әсәрләрен укыдылар, укучылар Тукай әсәрләрен сәхнәләштерделәр, шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова үзәк китапханә уздырган бәйгеләрдә актив катнашучыларны һәм җиңүчеләрне бүләкләде. Район үзешчәннәре концерты да тамашачылар күңеленә хуш кеилде. Тамашачылар әкият герйолары, Тукай һәм Зәйтүнә роленә кергән артистлар белән фотога төштеләр.

Бәйрәм , матур традиция буенча, Тукайның “Туган тел“  җырын башкару белән тәмамланды.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International