Бер ай дәвамында районда иҗат һәм фольклор коллективлары арасында традицион “Мәдәни салават күпере“ смотр бәйгесе узды. Биш зонада узган бәйгедә иң яхшы чыгышлар сайланып, иҗат коллективлары кичә Мәдәният сараенда финалда янә бер кат “иләктән иләнделәр“.
Ә кичен иң-иңнәргә гала-концертта чыгыш ясау мөмкинлеге тудырылды. Девәтернә, Кадрәк, Тәбәрле, Бима, Пеләмеш, Красный бор, Сарсак-Омга, Көчек, Исәнбай, Варкләд-Бодья, район Мәдәният сараеның иҗат коллективлары борынгы йолалаларыбыз, матур традицияләребез, бәйрәмнәребез, уеннарыбыз, җыр-биюләрне сәхнәдә күрсәттеләр. “Мирас“, “Көмеш телле гармун“, “Хыял“ ансамбльләренең чыгышлары да ямь өстенә ямь булды. Хәтта сәхнә түрендә Таңсылу Нәҗипова башкаруында бәет тә яңгырады.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова, Казан кунаклары – милли мәдәниятне үстерү республика үзәгенең директор урынбасары Гали Габдрахманов һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Риф Гатауллин коллективлар чыгышларына югары бәя бирделәр.