Иң сәләтле балаларны Әгерҗе Мәдәният сараена җыйдылар

2016 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген район Мәдәният сараенда беренче тапкыр сәләтле балалар фестивале узды.

Анда районның спортта һәм укуда уңышларга ирешкән малай-кызлары җыелган иде. Район, республика, төбәкара, Россия, халыкара олимпиадалар җиңүчеләрен, спортчыларны исемле медальләр белән бүләкләделәр, кубоклар тапшырдылар. Район мәгариф бүлеге начальнигы Вәсилә Сафиуллина мондый фестивальнең алдагы елларда да уздырылачагын ассызыклады. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International