Тукай исән булса, бүген Татарстанда гына түгел, хәтта чит илләрдәге милләттәшләребезнең дә үзен ничек зурлауларын, йөз елдан артык элек язылган шигырьләрен 3-4 яшьлек сабыйларның да, 70-80 яшьлек әби-бабайларның да дәртләнеп сөйләүләрен күреп шаккатыр иде, мөгаен. Бөтен татар дөньясы апрель ае буе Тукай рухы, Тукай иҗаты белән яшәде.
27 ел гына яшәсә дә, халык күңеленә гаҗәеп бай, тирән мәгънәле иҗаты белән мәңгелеккә кереп калган Тукайның бөеклегенә яши-яши инанасың. 130 еллык юбилеен каршыларга әзерләнгән көннәрдә чын Халык шагыйренең иҗатына кат-кат мөрәҗәгать иттек. Хезмәтләре белән шигърияттән ерак торган җитәкчеләргә “Сез Тукайның кайсы шигырьләрен яттан беләсез?“ дип мөрәҗәгать иткәч, финанс-бюджет палатасы рәисе Альфред Бадахшинның “Пар ат“ны, мәшгульлек үзәге җитәкчесе Әхсән Кәлимуллиның “Эшкә өндәү“не, Исәнбайдан 75 яшьлек медицина ветераны Фәтхия апа Гыйльфанованың “Су анасы“н чатнатып яттан сөйләп бирүләре Тукай иҗатының халкыбыз күңелендә нинди тирән эз калдыруы турында сөйли түгелме соң? Бер генә шагыйрьнең дә шигырьләрен бер гасырдан артык инде шулай яттан сөйләп йөрмиләр бит дигән фикерем белән, шәт, син дә килешәсеңдер, хөрмәтле укучым.
Тукай туган көндә шәһәребезнең “Яшьлек“ ял паркы да иртәдән бирле Тукай рухы белән яшәде. Тукай әсәрләрендәге күп кенә геройларның бер мәйданга җыелып, халык белән аралашып йөргәне булмагандыр. Әнә, парк капкасыннан кергәндә үк Шүрәле, Су анасы каршы ала. Чү, каршыбызга ыспай итеп киенгән түбәтәйле Тукай (бу рольдә 1нче гимназия укучысы Каюм Шәймәрданов) үзе килә түгелме?! Янәшәсендәге гүзәл, сөйкемле кыз шагыйрьнең сөйгәне Зәйтүнә туташ (китапханәче Ләйсән Шиабетдинова) бит! Халык арасында Кәҗә белән Сарык фотога төшеп йөри. Күпләр Тукай геройлары белән сурәткә төшеп калырга ашыга.
Сәхнәдән “Көмеш телле гармун“ халык ансамбле башкаруында “Тукай маршы“, укучылар башкаруында “Бәйрәм бүген“ җыры яңгырый. Укучылар Тукайның шигырьләрен шундый сәнгатьле итеп сөйлиләр, тамашачы да әлеге әсәрләр эченә кереп әле шатлана, әле борчыла. Югыйсә, бу шигырьләр ничә тапкыр укылган, күпме яңгыраган! Әмма алар һаман да күңелгә якын, кадерле. Тукайның халыкчанлыгы, бөеклеге, даһилыгы менә шул шигырьләрендә инде. “Күңел чишмәләре“ иҗат берләшмәсенең каләм осталары халык шагыйренә булган мәхәббәтләрен Тукайга багышланган шигырьләрендә яңгыраттылар. Ижауда яшәүче якташ шагыйребез Ринат Баттал да шигърият даһиена багышлап иҗат иткән яңа поэмасыннан өзек укыды. “Мирас“ ветераннар ансамбле башкаруындагы “Пар ат“, “Син сазыңны уйнадың“, Баязит Ахунов җырлаган “Тәфтиләү“ безне моң дәрьясында йөздерде. Алар – мәңге үлмәс җырлар!
Бәйрәмдә Тукайның юбилеена багышланган иҗади бәйгеләрдә призлы урыннар яулаган бик күп милләттәшләребез район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова кулыннан бүләкләр алдылар. Алар арасында шигырь сөйләүдә иң нәни җиңүче Әгерҗедән дүрт яшьлек Дилия Закирова (ул – шигырьләр иҗат итүче Асия Корбангалиеваның оныгы) булды. Оныкларыбыз теле ачыла башлау белән Тукайны сөйләп, җиңү яулыйлар икән, димәк, Тукай иҗаты киләчәк буыннарга да барачак әле. Бәйрәм ахырында Тукайның татарның гимнына әверелгән “Туган тел“ен бергәләп җырлавыбыз да гомер буе безне игелекле гамәлләргә илһамландырып торыр. Мәңге яшәр, яшьнәр яшь Тукай!
Рәмзия ЗАРИПОВА.