Әгерҗенең эш башлаучы фермерлары грант ота ала

2016 елның 3 мае, сишәмбе

“Эш башлаучы фермерларга ярдәм күрсәтү“ бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды.

Дәүләт ярдәме түбәндәге юнәлешләрдә эш башлаучыларга күрсәтелә:

сөтчелек

мөгезлек эре терлек үрчетү

атчылык

сарыкчылык

кәҗә үрчетү

дуңгызчылык

кошчылык,

бәрәңге үстерү

яшелчә, җиләк-җимеш үстерү һ.б.лар

Документлар һәм гаризалар 16 майга кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан, Федосеевская урамы, 36нчы йорт, 307 кабинет. Белешмәләр өчен телефоннар: 22404 (район авыл хуҗалыгы идарәсе), (8-843) 2217685, 2217654.

Тулырак мәгълүмат – http://agro.tatarstan.ru сайтында. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International