Ижау-Казан электричкасы 9 майдан Казанга турыдан-туры йөриячәк. Моңа кадәр пассажирларга Кизнерда пересадка ясарга туры килә иде. Димәк, әгерҗелеләр дә Казанга турыдан-туры бара алачак.
Соңгы берничә елда пассажирларга Кизнерда тукталыш ясап, икенче электричкага күчеп утырырга туры килде. Ә бу алар өчен күп кенә уңайсызлыклар тудырды. Шуңа халыктан зарлану сүзләрен дә еш ишетергә туры килде. Ниһаять, бу уңайсызлыкка чик куела. “Содружество“ компаниясе белән сөйләшүләр үз нәтиҗәсен бирде: инде 9 майдан электричкалар Казанга кадәр йөри башлаячак.