30 апрель көнне иртәнге сәгатьләрдән үк Әгерҗенең үзәк мәйданында ярминкә гөрләде.
Бу юлы шәһәр халкын Красный бор, Азево, Иске Эсләк, Кадыбаш уңаганнары сыйласа да, башка авыллардан килүчеләр дә җитәрлек иде. Әнә, Иж-Бубыйдан Трейдиннар кәбестә үстерүчеләр булганлыктан, әлеге яшелчә үсентеләрен алып килгәннәр. Сарсак-Омгадан Кудрявцевлар үзләре үстергән бәрәңгене тәкъдим итәләр. Кыйммәт тә түгел: килосы 8-10 сумнан. Шулай да ярминкәдә халык иң теләп ала торган ризык – ул ит булгандыр, мөгаен. Аның килосын 250 сумнан башлана. Каз, дуңгыз, тавык, үрдәк итенә кадәр бар иде ярминкәдә. Әйе, халык ярминкәдә ит алырга күнекте, шуңа күпләр нәкъ менә ит алырга килдек, диделәр. Ярминкәдә шулай ук бал, сөт һәм сөт ризыклары, агач һәм куак, җиләк-җимеш үсентеләре дә алырга була иде. Кыскасы, җаның ни тели шул бар иде.