Әгерҗе районы Исәнбай авылында Бөек Җиңү көне бусагасында район Советы депутататы Илфат Ямалиев һәм авыл җирлеге башлыгы Фәнил Сираев сугыш ветераннарын һәм сугыш ветераннарының тол хатыннарын өйләренә барып котладылар. Алар авылдагы бердәнбер сугыш ветераны Сәгыйть ага Тютиевка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның һәм район башлыгы Валерий Макаровның бүләкләрен тапшырдылар.
Тагын бер кат исегезгә төшерәбез: районда яшәүче сугышта катнашучыларга, һәлак яки вафат булган ветераннарның тол хатыннарына – барлыгы 222 ветеранга 3 майга кадәр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның бүләкләре тантаналы шартларда тапшырылачак. Район башлыгы Валерий Макаров та 25 сугыш ветеранына бүләкләр әзерләде.