Әгерҗенең тыл ветераны яңа фатирлы булды

2016 елның 6 мае, җомга

Бөек Җиңүнең 71 еллыгын каршы алган көннәр Әгерҗедә яшәүче 88 яшьлек тыл ветераны Сәгъдия апа ИСХАКОВА өчен аеруча истәлекле. Аңа бүген район башлыгы Валерий Макаров сугыш ветеранының тол хатыны буларак яңа фатир ачкычлары тапшырды.

–       Мәрхүм Мөниремнең соңгы кадерле истәлеге булыр ул. Их, аякларым да йөрсә, шушы җәннәт йортында гөрләтеп яшәр идем дә бит, – ди ул район җитәкчесенә олы рәхмәтен җиткереп.

Чынлап та, “Мир-Строй“ ширкәте төзүчеләре Энгельс урамында сафка бастырган әлеге йорттагы фатир курчак өен хәтерләтә. Якты, җылы, бик матур. Ширкәт директоры Али Ибраһимов чәчәк бәйләмнәре бүләк иткәч, ветеранның күзләре яшьләнде.

–       Балакайларым, шушы нурлы фатирымда әле гомер итәргә язсын, – диде ул.

Сәгъдия апа – тумышы белән Әрем авылыннан. Ике абыйсы да сугыш корбаннары булалар. Сигез яшеннән колхоз эшенә җигелә Сәгъдия. Кем белә, юклык вакытында аякларын да өшеткән булгандыр. Бик яшьли аяклары сызлый һәм менә ике ел инде ул коляскада гына хәрәкәтләнә.

–       Мин Әгерҗедә яшәгәч гомер буе әнкәй янәшәсендә булдым. Хәзер дә аны тәрбияләп, бик матур гомер итәбез, – ди кызы Гөлсинә.

Калган дүрт баласы да әниләре янында еш кунак булалар.

–       Балаларыма, оныкларыма без күргәнне күререгә язмасын. Җәннәт кебек тормышта матур яшәргә язсын, – ди Сәгъдия апа. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International