Чәчү эшләре 6862 гектарда башкарылды (планга карата – 24%).
Шуның 3576 гектары – арпа (48%), 532се – солы (27%), 651е – бодай (12%), 324е – борчак (56%). 1767 гектарга азык-төлек культуралары чәчелде (14%). Иртә өлгерешле бәрәңге утырту башланды. Быел икенче икмәкне 486 гектар мәйданга утырту планлаштырыла.