Шаршады авылы җирлегендә Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган митинг һәм бәйрәм концерты булып узды

2016 елның 10 мае, сишәмбе

7 нче  май көнне Шаршады авылы җирлегендә  Бөек  Җиңүнең 71 еллыгына  багышланган  митинг  һәм бәйрәм концерты булып узды. Бәйрәмгә хөрмәтле  ветераннарыбыз да килгән  иде.Сәхнәдә сугыш елларындагы яңгыраган җырлар җырланганда  тыл ветераннарыбызның  күз ләреннән яшьләр  килде.Алар сугыш елларына әйләнеп кайтканнардыр мөгаен.Ветераннарыбызга багышлап бик күп матур җырлар җырланды,биюләр биелде.Аларга матур чәчәк бәйләмнәре тапшырылды.Бәйрәм бик күңелле  үтте. Ветераннарыбызда шат күңел  белән “ Балаларыбыз  сугыш ачысын күрмәсеннәр иде “ дигән теләктә өйләренә таралыштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International