Район башлыгы Валерий Макаров кичә җитәкчеләр белән уза торган эшлекле киңәшмәне “Локомотив“ стадионында үткәрде.
Административ бинаны төзекләндерү, хоккей коробкасын, стадиондагы электр яктырткычларын яңарту, коймаларны буяу – менә шул мәсьәләләр күтәрелде. Валерий Макаров әлеге зур эшләрне башкару өчен республикадан да ярдәм сораячакларын белдерде.
Киләсе киңәшмә район Сабан туе уза торган мәйданда узачак. Исегезгә төшерәбез: милли бәйрәмебез авылларда – 4 июньдә, Әгерҗедә 5 июньдә була.