ЗАГС бүлеге мәгълүматларына караганда, апрельдә Әгерҗе районында 25 сабый дөньяга килде: 9 малай, 16 кыз. Үлүчеләр ике тапкырга артык – 50: 8 хатын-кыз, 32 ир-ат.
8 пар язылышты, 5 пар аерылышырга карар кылды.
Май башында Хаҗиевлар гаиләсендә игезәк малайлар туды: Илдан һәм Раян. 2,8 һәм 1,9 килолы малайлар үзләрен яхшы хис итә.