Әгерҗе районы чәчү эшләре буенча экваторны узып китте

2016 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

Әгерҗе районы хуҗалыкларда язгы кыр эшләре дәвам итә.

12 майга чәчү эшләре 18727 гектарда башкарылды (планга карата – 65 %). Шуның 7132 гектары – арпа (96%), 1287се – солы (66%),  4054е – бодай (77%), 624е – борчак (100%). 319 гектарда (63%) орлыкка кукуруз,  4947 гектарда азык-төлек культуралары чәчелде (40%).  111 гектарга (23%) бәрәңге утыртылды.  

Ә республикада чәчү эшләре ахырына якынлашкан районнар да бар.  Болар – Зәй, Арча, Азнакай, Буа районнары.   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International