Дөньяның иң өлкән кешесе мөселман өммәтеннән

2016 елның 17 мае, сишәмбе

Дөньяның иң өлкән кешесенә 120 яшь тулган. 

Ул кытай да түгел, япон да, грузин һәм әрмән халыкларыннан да  түгел. Әстерхан өлкәсендә яшәүче  Тәнзилә Бисембеева дөнья буенча 120 яшькә кадәр җиткән икенче кеше. Аның 3 улы, 10 оныгы һәм 26 оныкчыгы бар. Социаль челтәрләр хәбәр итүенчә, Тәнзилә әби үз яшенә караганда үзен яхшы хис итә. Гинесслар китабына кертеүен дә олыларча сабыр гына кабул иткән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International