Йөрелгән машиналарны сатуны тыймакчылар

2016 елның 18 мае, чәршәмбе

"Россия автомобиль дилерлары" ассоциациясе автомобильләрне кулдан кулга сатуны тыюны һәм сатар алдыннан мәҗбүри әзерлек булдыруны тәкъдим итә.

Гади тел белән әйткәндә, йөрелгән машиналар сатар алдыннан махсуслашкан дилер үзәкләрендә сату алды әзерлеге үтәргә тиеш була. Имеш, бу машиналарның төзеклеген контрольгә алачак һәм куркынычны киметәчәк. Шулай ук дәүләт казнасын 3 трлн. сумга баетачак икән.

Мондый таләп кертү шул ук дилерларны баету өчен эшләнгәне күңелне борчый. «Машинаны сатарга әзерләү» — абсурд кебек. Берәү дә урыныннан кузгалмый торган, төзексезлеге булган машинаны күрәләтә алмый бит…

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International