Әгерҗенең иң мәдәниятле балалары кемнәр?

2016 елның 18 мае, чәршәмбе

2014-15 елгы уку елында Россиядә барлык мәгариф учреждениеләрендә “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге“ дигән яңа проектка старт бирелгән иде. Узган ел тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән балалар һәм аларның әти-әниләре генә  әлеге проект өстендә актив эш алып барсалар, быелгы уку елында барлык башлангыч сыйныф укучыларын да мәдәни көндәлекнең маҗаралы дөньясына тарттылар.

Матур традиция буенча уку елы тәмамланыр алдыннан район Мәдәният сараена иң актив малайлар һәм кызларны, аларның әти-әниләрен, укытучыларын һәм, әлбәттә, шәһәребездә белем алучы барлык башлангыч сыйныф укучыларын тантаналы чарага җыйдылар.

Җыр-биюләр, әкиятләр белән үрелеп барган кичә балалар күңеленә бик тә хуш килде. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова сәламләде, аларны музей, китапханә, кино, театрларга ешрак йөрергә өндәде. Ә менә бу балалар ел буе әти-әниләре белән төрле шәһәрләрдә мәдәният учакларында булганнар. Иж-Бубыйдан Ислам Ганиев, Бимадан Василий Юзыкаев, 1нче гиназиядән Анастасия Савинова, Пеләмештән Екатерина Семенова, 4нче мәктәптән Элина Рәхмәтуллина  “Укучының иң яхшы мәдәни көндәлеге“ номинацияләре җиңүчеләре булдылар. Ә Катяның әнисе Людмила Семенова “Иң мәдәниятле әни“ номинациясендә җиңү яулады. Аларның һәрберсенә Дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Җиңүчеләр Казанда узачак тантанада да катнашачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International