Мингол Галиев Динарга нинди премия тапшырган?

2016 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

“Манзара” музыкаль премиясе – GONGTV спорт һәм музыка каналы кысаларында уздырыла торган искиткеч масштаблы чара. Проектның асылы – танылган җырчылар үрнәгендә яшь, әле генә эстрадага аяк басып килүче иҗат әһелләренә юл күрсәтү, аларны тамашачыларга таныту.

Габдулла Тукай исемендәге филармониядә GONGTV спорт һәм музыка каналының ачылу һәм “Манзара” музыкаль премиясен бирү тантанасы булды. Премиянең лауреатлары арасында Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров, меңләгән тамашачы җыеп концертлар оештыручы Ришат Төхвәтуллин, тамашачыларга бик яхшы таныш Нурзадә, ягымлы тавышлы Хамматова Эльвира, Алина Сафиуллина, танылып һәм үз урынын табып килүче Азат Абитов белән беррәттән якташыбыз, Тәбәрле егете Динар Шәймәрданов та бар. Динарга премияне остазы Мингол Галиев тапшырды.

Проектның һәм җитәкчесе каналның – күп еллар ТНВ каналында булып журналист эшләгән, тамашачыларга “Батырлар” тапшыруы аша якташыбыз таныш, Динарның абыйсы Айдар Шәймәрданов. Ул 2002 елдан бирле видео төшерү өлкәсендә эш алып бара. Бәйрәмнәре Гаилә, концертлар, музыкаль клиплар төшерү белән шөгыльләнә. Аның иҗат берләшмәсе “PIXELFILMS производства” дип атала.

Динарны чираттагы җиңүе белән котлап, яңадан-яңа уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International