27 майда БДИ башлана

2016 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

Быел бердәм дәүләт имтиханнарына старт 27 майда география рус һәм әдәбияты фәннәреннән бирелә.

30 майда районыбызның 149 унберенче сыйныф укучысы рус теленнән имтихан тапшырачак. 2 июньдә – база математиканың, 6сында – профиль өлешләр буенча сынау. Гомумән, БДИга нокта 20 июньдә химия һәм физика фәннәрен тапшыргач куела. Имтихан бирү пункты итеп быел да 2нче мәктәп сайланган.

БДИ тапшыруда үзгәрешләр дә бар. Җиде фәннән – рус теле, рус әдәбияты, математика, тарих, география, информатика, җәмгыять белемендә тест өлеше төшеп кала.

Телефон Имтиханга, шпаргалка алып керү катгый тыела, дип тагын бер кат кисәтәбез. Әгәр алардан файдаланганыгызны ачыкласалар, имтихан юк нәтиҗәләре ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International