Ижау белән Казан арасында авиаочышлар башлана

2016 елның 23 мае, дүшәмбе

Ижаудан рейслар дүшәмбе һәм чәршәмбе башкарылачак, Казаннан - сишәмбе һәм җомга.

1 июньнән Ижау – Казан – Ижау маршруты буенча авиарейслар башкарылачак. Бу юнәлештә Татарстанда урнашкан «Аэросервис» авиакомпаниясе" ҖЧҖ хезмәт күрсәтәчәк, дип хәбәр итә «Ижавиа» ААҖ матбугат хезмәте.

Бу маршрутта "Ан-24" һава судносы очачак.

Ижаудан рейслар агымдагы елның 1 июненнән 29 октябрьгә кадәр дүшәмбе һәм чәршәмбе башкарылачак.
Казаннан Ижауга 7 июньнән 29 октябрьгә кадәр - сишәмбе һәм җомга. Ике юнәлештә дә юлда булу вакыты 1 сәгать тәшкил итәчәк.

Искәртеп үтик: элегрәк «Аэросервис» Казан – Ижау маршруты буенча 7 июньдә хезмәт күрсәтә башлавы турында хәбәр ителгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International