1 июльдән утка һәм газга тарифлар күтәрелә.
Татарстанның тарифлар буенча комитеты мәгълүматларына караганда, кулланучылар газның 1 кубометры өчен моңа кадәр 5 сум 16 тиен түлиләр иде. Июль аеннан газга бәя бераз артачак, тик күпкә түгел – ике процент тирәсе. Электр энергиясе өчен моңа кадәр 3 сум 20 тиен түли идек. Икенче яртыеллыкта электр энергиясе 7,2 процентка кыйммәтләнәчәк һәм 3 сум 43 тиен түләргә туры киләчәк.