Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмовларның кызлары Таңсылу һәм Зифа кечкенә кызлар арасында «Матурлык конкурсы»нда катнашканнар.
Зур кызлары Таңсылу «Татарстанның 1 нче принцессасы» исеменә лаек булган. Ә кечкенә Зифа «Йолдызчык» номинациясендә җиңү яулаган.
Булат – Иж-Бубый егете, Искәндәр Җиһангәрәевның энесе. Ә Искәндәр әгерҗелеләргә “Бубилар мирасы“ оешмасы җитәкчесе, игелекле эшмәкәр буларак яхшы таныш.