Исәнбайлыларга багышланган китапның дәвамы кайчан булыр?

2016 елның 24 мае, сишәмбе

“Бу китабы белән ул исән чакта үз-үзенә һәйкәл салды“... Әлеге сүзләрне Исәнбай Мәдәният йортында Әлфирә ханым НИЗАМОВАның күптән түгел табадан төшкән “Әҗер“ китабын тәкъдим итү кичәсендә бик күпләр әйтте.

“Бу китабы белән ул исән чакта үз-үзенә һәйкәл салды“... Әлеге сүзләрне Исәнбай Мәдәният йортында Әлфирә ханым НИЗАМОВАның күптән түгел табадан төшкән “Әҗер“ китабын тәкъдим итү кичәсендә бик күпләр әйтте.

“Әҗер“ – Әлфирә ханымның бишенче китабы. Моңа кадәр төрле елларда басылган китапларында шигырьләр күбрәк урын алган булса, монысы тагын да үзенчәлекле. Бу – авылдашларга багышланган китап. Биредә Исәнбайның уңган-булган, үрнәк гаиләләре, Әлфирә ханымны укыткан хөрмәтле укытучылар, сабакташлары турында кырыктан артык мәкалә бар. Һәр язмасында авылга, аның кешеләренә гашыйк язучы үзенең уй-фикерләрен бик оста итеп тасвирлап бирә алган.

–                   Мин гомер буе Исәнбайда яшәдем. Бик күпләр гүзәл табигатьле авылда дөньяга килеп үсәләр дә, аннан шау-шулы шәһәр ыгы-зыгысында гомер итәләр. Адәм баласы, күпме генә шәһәрләшсә дә, аның үз асылы, кендек каны тамган туган нигезе бар. Ә менә кала тормышына кызыкмыйча, гомерләрен туган авылыбызга багышлаган, матур эш-гамәлләре белән сөендергән, үрнәк балалар үстергән авылдашларым – китаптагы язмаларымның геройлары, – ди Әлфирә ханым.

Чынлап та, төсле фотолар белән баетылган китапның һәр битендә – бер герой. Менә монысы – китапны чыгаруда матди ярдәм күрсәткән, “Татарстан күперләре“ ширкәте директоры Ринат Мухъяновка һәм аның якыннарына багышланган язма. Ә менә болары – Әлфирә ханымның әти-әнисе һәм бик яшьли вафат булган өч ир туганы турында. Әнә шулай, һәркем турында – гади кешеме ул, мөгалимме яки гаиләсе өчен җан атып яшәүче хуҗабикәме – барысы  турында да җылы итеп яза алган ул.     

Сәхнә түренә күтәрелгән җитәкчеләр, каләм осталары, дуслары, туганнары, авылдашлар – барысы да Әлфирә ханымга чиксез рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

–       Бу китап балаларыбызга, оныкларыбызга кадерле истәлек булып калачак, – диделәр алар.

Бу әле язучының соңгы китабы түгел. “Әҗер 2“ өчен язмалар туплана башлаган инде. Ә 2018 елда Әлфирә ханым “Мин үткән ара“ шигырьләр җыентыгы дөнья күрәчәк.

 

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International