Мамадышта “Сәламәтлек–2016“ республика Спартакидасы кысаларында зона спорт ярышлары узды. Бәйгедә район үзәк хастаханәсе медицина хезмәткәрләре дә катнашты һәм III урынга лаек булды.
– Без әлеге ярышларда унбиш еллап катнашабыз инде. Призлы урынсыз кайтканыбыз юк. Быел Әгерҗе районы үзәк хастаханәсе данын 30дан артык хезмәткәребез яклады, аларның һәркайсына рәхмәт, – ди баш табибның поликлиника буенча урынбасары Эдуард Овчинников.
Әгерҗе медикларының көндәшләре – Мамадыш, Тукай, Менделеев, Теләче районнарыннан җыелган коллегалары.
– Ярышлар узган “Олимп“ спорт-сәламәтләндерү комплексы стадионы 400ләп спорт сөюче һәм аларның җанатарлары авазларыннан гөрләп торды. Ярышлар бик киеренке барды, әмма безнең ир-егетләр дә, хатын-кызлар да сынатмады: күп кенә ярышларда безнекеләр пьедесталга күтәрелделәр, – дип дәвам итә Эдуард Вильевич.
Ир-егетләр волейбол, аркан тартуда – I, бадминтонда II урынга, хатын-кызлар бадминтон, аркан тарту буенча – II, өстәл теннисы, эстафетада III урыннарга лаек булганнар.
Июнь башында Казанда республикакүләм Спартакиада узачак. Зонаның җыелма командасы составында районыбызның ак халатлы шәфкать ияләре дә бар. Аларга уңышлар телибез.