Әгерҗе егетләрен солдат тормышына әзерлиләр

2016 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

Бүген иртән шәһәр мәктәпләренең 16 унынчы сыйныф укучысын Красный борга хәрби-кыр җыенына тантаналы рәвештә озаттылар. Аларга  район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев, районның баш хәрби комиссары Илгиз Галиев, мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина, яшьләр сәясәте бүлеге начальнигы Татьяна Сергеева изге теләкләрен җиткерделәр. Хәрби җыенда 10 сыйныфны тәмамлаган 40 егет катнашачак. Алар өч кзн дәвамында солдат тормышы белән яшәячәкләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International