Иске Эсләктә яшәүче сугыш ветеранына – 95 яшь

2016 елның 1 июне, чәршәмбе

Район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов Иске Эсләктә яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Габдулла ага Камалиевны 95 яшьлек юбилее белән котларга барды. Сугыштан яраланып, әмма исән-имин әйләнеп кайткан Габдулла ага хезмәт юлының күп өлешен юллар төзелешендә эшләүгә багышлый. Моннан дүрт ел элек бакыйлыкка күчкән җәмәгате Зөлхәбирә апа белән җиде балага тормыш бүләк итәләр. Ике уллары, биш кызлары барысы да Тугызбуй авылларында яшиләр. Габдулла ага тормышына шөкер итә, күзлексез газеталар укый, ил-көн яңалыкларыннан хәбәрдар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International