Әмилә, Дәлилә, Җәмилә....

2016 елның 3 июне, җомга

ЗАГС бүлеге мәгълүматларына караганда, узган айда Әгерҗе районында 42 сабый туган: 14 малай, 28 кыз. Бу юлы әти-әниләре сабыйларына Умар, Илдан, Раян,Самир, Лев, Тамерлан, Әмир, Ранэль, Ева, Аишә, Самира, Дилбәр, Әминә, Әмилә, Дәлилә, Ясминә, Җәмилә, Амалия исемнәрен кушканнар. Иң яшь әнигә 19, иң өлкәненә – 42 яшь.

48 кеше вафат булган: 25 ир-ат, 23 хатын-кыз.

5 ай эчендә 166 сабый туган: 78 малай, 88 кыз. 224 кеше вафат булган: 112 ир-ат, 112 хатын-кыз.  

Май аенда 6 пар никахын рәсмиләштергән, 4 пар аерылышкан. Ә 5 айда 37 пар язылышкан, 42се аерылырга карар кылган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International