Әгерҗе мәйданы Сабантуйга әзер

2016 елның 3 июне, җомга

Район башлыгы Валерий Макаров җитәкчеләрне район Сабан туе мәйданына җыеп бәйрәмгә әзерлекне тикшерде. Бер атна инде бу мәйданда төзүчеләр, энергетиклар, урман хезмәткәрләре, “Төзелеш идарәсе“ оешмасы эшчеләре, район авыл хуҗалыгы идарәсе, “Агро-Кама“ ширкәте  бәйрәмгә әзерлек эшләре алып баралар. Мәйданга эскәмияләр, бәдрәфләр  куелды, сәхнә, шатерлар урнаштырылды, төп мәйдан бәйрәмчә бизәлде, ат чабышы юллары тәртипкә китерелде, машина кую урыннары билгеләнде. Бу көннәрдә полиция хезмәткәрләре төннәрен Сабан туе мәйданында сакта торалар . Валерий Макаров калган әзерлек эшләрен 4 июньгә кадәр төгәлләргә әмер бирде.  

       

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International