Әгерҗе Сабан туенда - атлар чабышы

2016 елның 6 июне, дүшәмбе

Чү, тузаннар туздырып атлар килә түгелме соң?! Әнә-әнә, күрегезче, финишка җиткәндә иң арттагы ат алга ыргылды. Әйдә, бахбай, син бүген беренче булырга тиеш! Хуҗалар дүртаяклы дусларын чабышка бер генә түгел, 3-4 ай әзерлиләр. Ә ярышка чыгар алдыннан аларга ашарга бирергә ярамый, диләр. Хуҗаларының күзләренә мөлдерәп торган атларны күрсәгез иде сез... Иртәнге сәгатьтә үк авыллардан атларны КамАЗга төяп алып килделәр. Сизмиме соң ат күңеле! Алдагы көнне авылда җитезлеген күрсәтте бит инде ул, шәт, биредә дә сынатмас! Иң матурлары, озын аяклылары, әлбәттә, чиста токымлы атлар иде! Монысында Әгерҗедә гомер буе ат тотучы Бәгъзанур Шәйдуллинның Галимханы өч чакрымга якын араны күз ачып йомганчы узды. Ул стартка басканчы ук “күрегез мине“ дигәндәй тамашачылар алдыннан бик көязләнеп кенә йөреп күрсәтте. Аннан соң уктай атылды гына. Бәгъзанур абый белән Галимхан турында әңгәмә корып алдык:

–       Ат күңеле Сабантуй җиткәнен тоемламыймы соң инде?! Галимханны көн саен унбишәр чакрым йөртеп алып кайттым. Чабышка чыгар алдыннан витаминлы азыкка өстенлек бирдем. Аннан соң җайдакның бик тәҗрибәле булуы мөһим. Эдуард Нуриев – үзе дә ат белән “җенләнгән“ кеше. Мин атыма да, Эдуардка да ышандым, – ди Бәгъзанур абый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International