ХЕЗМӘТ КЕШЕСЕНӘ – ДАН
Ә менә биредә көнне-төнгә ялгап эшләгән кыр батырлары, алдынгы сыер савучылар, авыл хуҗалыгы тармагында һәр баш терлек, һәр бөртек өчен җан атучы белгеч-җитәкчеләр җыелган. Сабан туе нәкъ менә сабан эшләре төгәлләнгәч, авыл хезмәтчәннәренә дан җырлау өчен уздырыла торган бәйрәм шул ул.
– Быел кыр эшләрен иртә срокта, бернинди тоткарлыксыз башкардык. 16 яшьлек Шәймиев бүләк иткән тракторым да сынатмады, – ди Иж-Бубыйдан Раил абый Гадршин.
Аның янәшәсендә тыйнак кына елмаеп утыручы Биектаудан Марсель Әхмәдишин да җир эшкәртүдә көнне-төнгә ялгап эшләгән.
– Эшебезне күрә һәм бәяли белгәннәре өчен рәхмәт, – диде ул.