БЕЗ – БЕРБӨТЕН
Милли бәйрәмебезне татарлар гына түгел, руслар да, удмуртлар да, марилар да бик яраталар. Әнә, милли ризыкларын пешереп алып килгән дусларга бәйрәмдә кадер-хөрмәт күрсәтелде. Үзләре дә төшеп калганнардан түгел. Сабантуй сәхнәсендә өч йөздән артык җырчы-биюче иртәдән-кичкә кадәр райондашларга, кунакларга матур чыгышларын бүләк итте. Һәр чыгыш “бишле“ билгесе белән бәяләнде. Костюмнар күз явын алырлык матур, артистларыбыз менә дигән! Башка елны башкалабыз Казаннан, күрше Удмуртиядән артистлар Сабантуйда чыгыш ясасалар, быел үзебезнекеләргә урын түрдән бирелде.