Район Сабан туенда шәһәр оешма-предприятиеләре арасында узган спартакиада җиңүчеләрен хөрмәтләделәр.
Икенче ел рәттән район мәгариф идарәсе беренче урынны яулады. Алар 30 мең сумлык сертификат белән бүләкләнделәр. Икенчедә – училище, өченчедә – район үзәк хастаханәсе. Аларга район башлыгы Валерий Макаров 20, 10 мең сумлык сертификатлар тапшырды.