Күләгәш егетенә безнең ярдәм кирәк

2016 елның 12 июне, якшәмбе

Язмыш адәм баласын адым саен сынап тора. 25 яшьлек Күләгәш егете Артем ИВАНОВның да тормышы икегә бүленде: авариягә кадәр һәм әлеге фаҗигадән соң.

 

Бу юл фаҗигасе егетне инвалид коляскасына утырта. Әмма Артем төшенкелеккә бирелергә тырышмый. Аның бик тә үз аякларына басасы килә. Егет Курган шәһәрендә Илизаров исемендәге травматология һәм ортопедия фәнни үзәге турында ишетә. Ул   әлеге үзәккә барып, дәвалану хыялы белән яна. Әмма моның өчен акча кирәк. Дөрес, туганнары, якыннары Артемга шактый гына матди ярдәм күрсәткәннәр. Тик ул гына җитми шул. Бәлки райондашлар арасында мари егетенә ярдәм итәргә теләүчеләр табылыр. Артем мәрхәмәтле якташларның ярдәменә бик тә өметләнә. 

Артем Ивановка ярдәм итәргә теләүчеләр өчен исәп-хисап счеты:

ПАО “Татафондбанк“ БИК 049205815

Кор.счет  3010181000000000815

Счет получателя 40817810400111090160.

Получатель Иванов Артем Владиславович. 

Әгерҗедә ЕРЦ бинасы коридорында Артемга ярдәм итәргә теләүчеләр өчен махсус урна да урнаштырылды. Коммуналь хезмәтләргә түләргә килгәндә үзегездән сез дә өлеш кертә аласыз, хөрмәтле әгерҗелеләр.

Артем Ивановка ярдәм буенча сорауларыгыз булса, Кеше хокуклары буенча вәкилнең Әгерҗе районындагы җәмәгать кабул итү бүлмәсенә дә мөрәҗәгать итә аласыз. Телефон: 24373.

25 яшьлек Артемның бик тә яшисе килә. Әйдәгез, бергәләп аңа ярдәм итик.

Сергей МУРЗИН,

ТРда кеше хокуклары буенча вәкилнең Әгерҗе районындагы җәмәгать ярдәмчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International