1 июльдән газга бәя арта

2016 елның 15 июне, чәршәмбе

Бу хакта Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә.

Комитетның 10 июньдә чыккан карарында Татарстан Республикасында халыкка сатыла торган табигый газга берәмтекләп сату бәяләре раслануы хакында әйтелә. Шулай итеп, 2016 елның 1 июленнән башлап ул куб метр өчен 5,27 сум (НДСны исәпкә алып) булачак. Арту күләме – 2,13 %.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International