Наил ага Нәбиуллинның вафатына - кырык көн

2016 елның 20 июне, дүшәмбе

Чираттагы “Яшәү яме“ китабына кергән “Бездән соң да сагынып җырларлар“ җыры Наил абыебыз НӘБИУЛЛИНның бөтенләйгә хушлашуы булган дип кем уйлаган?! “...Яшәрми кая барасың, ничекләр картаясың, дөньялары матур булганда” дип тә җырлаган иде ул апрель аенда соңгы тапкыр уздырган иҗат кичәсендә.

Аның шул кичәдән соң озак та тормый мәңгелеккә китеп баруына әле һаман да күңел ышанмый. Менә-менә китапханә ишеге да ачылыр, һәрвакыттагыча елмаеп, колачын җәеп килеп керер төсле тоела. Һәрберебезнең хәлен сорашыр, чын күңелдән кайгы-шатлыкларыбызны уртаклашыр иде. Соңгы елларда бигрәк тә гел безнең белән яшәде ул һәм аның белән дә без яшәдек. Безгә эшләргә, көч яшәргә, этәргеч биреп тора иде. Нинди генә очрашумы ул, әдәби кичәме – берсе дә Наил абыйсыз узмады. Аның матур итеп баянда уйнавы, кына тыйнак, ипле генә җырлавы итеп, безне җырлатулары, барысына да тырышып өлгерергә йөгереп диярлек йөрүләре – гел күз алдында... Районның мәдәният тормышына 50 елдан артык гомерен биргән Наил абый Нәбиуллин яшәп матур, матур итеп мәңгелеккә тә китеп барды. Бу көннәрдә аның арабыздан китүенә кырык көн тулды.

Тәртипле Шундый, нәзакәтле, нечкә күңелле, ихлас җанлы кешеләр бик сирәк очрый торган замана. Наил абый белән бөтен дөньяны барлыгы яраткан төсле кешеләрне дә шулай ярата иде. Табигатьне яратуын әйтәсеңме... Аның шигырьләре, җырлары да гел яратудан гына тора сыман.

Бер ...елны бакчасында җәй көне үстергән яран гөлен көзен китапханәгә китереп куйган иде. Шуннан бирле бертуктамый чәчәк атып утыра ул гөл. Алсу чәчәкләре белән иркәләп күзләрне, Наил абыйның якты хатирәсен яңартып тора. Үзе арабыздан киткәннән соң бу яран гөл аеруча кадерле безгә. Гомумән, китапханәдә нинди генә эшкә тотынмыйк, Наил абый шулай әйтә иде, Наил абый шулай эшли иде дип искә төшерми калган көн сирәк. Без Аны бер генә түгел, мәдәният бүлегендә, “Әгерҗе хәбәрләре“ндә, “Әгерҗе радиосы“нда эшләүчеләр дә, бер сүз белән генә әйткәндә, ул баскан аяк, үзенең эзен калдырган һәр җирдә җылы итеп искә алалар, сагынып сөйлиләр. Аның безне ташлап китүе күңелдә моңсу, ямансу, ниндидер бер ятимлек хисләре уятты. Безгә шулай ямансу, ә пар күгәрченнәр кебек бик матур яшәгән җәмәгате Зилә апага икеләтә-өчләтә авырдыр. Сабырлык бирсен Ходай аңа. Яратып, назлап, Гөлем дип кенә дәшә иде бит аңа Наил абый.

Аңлатып кына түгел бетерерлек сыкравын йөрәкләрнең. Әле озак еллар сагынып сөйләрбез, җырларбыз без Сине сагынып, Наил абый. Яткан йомшак урының, җаның тыныч булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International