Республика ифтарына әгерҗелеләр дә барачак

2016 елның 22 июне, чәршәмбе

Бүген, 22 июньдә, "Казан Арена"да IV республикакүләм ифтар оештырыла.

“Казан Арена” стадионы авыз ачарга килүчеләрне 18.00 сәгатьтә кабул итә башлый. 19.00 сәгатьтә мәдәни-дини программа эшли башлаячак. Республиканың абруйлы дин эшлеклеләре, белгечләре чыгышы, артистлар мөнәҗәтләр башкарачак. Танылган җырчы Филүс Каһиров әлеге көнгә багышлап махсус мөнәҗәт өйрәнгән. Шулай ук Россиянең башка төбәкләреннән килгән мөнәҗәт әйтүләрнең дә чыгышлары көтелә...

Исегезгә төшерәбез: бюджеты 10 миллион сум булган республика ифтары 10 мең кешене кабул итәргә җыена.

Безнең районнан да әлеге чарага Иж-Бубый, Ямурза, Исәнбай, Әгерҗедән – барлыгы 15 кардәшебез барачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International