22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне

2016 елның 22 июне, чәршәмбе

Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез.

Моннан 75 ел элек тыныч тормышта яшәүче халыкка туган Ватаныбызда яшәү хокукын яклау өчен кулларына корал алырга туры килә. Халкыбыз канкойгыч еллардагы сынауларны лаеклы үтте. Җиңү зур югалтулар, ачы язмышлар бәясе белән яулап алынды.

Без бүгенге тыныч тормышта яшәвебез белән яу кырында ятып калганнарга бурычлы. Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый! Сугыштан кайтмаганнарга, алган яраларыннан тыныч тормышта вафат булганнарга да мәңгелек дан!

Янәшәбездә гомер кичерүче хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары! Сезгә зур рәхмәтебезне җиткереп, тыныч картлык, саулык-сәламәтлек, бәхетле көннәр телибез. Ил-көннәребез тыныч, күк йөзебез аяз булсын.

Район башлыгы Валерий МАКАРОВ.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей АВДЕЕВ. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International