Авылларда өстәмә сайлаулар узачак

2016 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

Район территориаль сайлау комиссиясе карары белән түбәндәге авыл җирлекләрендә депутатларны өстәмә сайлау үткәрелә.

– Кичкетаң авыл җирлеге Советында 3нче Кичкетаң бермандатлы сайлау округы буенча.

– Шаршады авыл җирлеге Советында 6нчы Шаршады бермандатлы сайлау округы буенча.

– Бима авыл җирлеге Советында 2нче Бима бермандатлы сайлау округы буенча.

Өстәмә сайлаулар 18 сентябрьдә Бердәм тавыш бирү көнендә уза.

Өстәмә сайлаулар билгеләү турындагы карар белән agryz.tatarstan.ru  сайтында таныша аласыз. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International