5 июль Татарстанда ял көне дип игълан ителде

2016 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

Быелның 5 июле Татарстанда ял көне дип игълан ителде.

ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Указы нигезендә, 5 июльдә – Ураза бәйрәме көнне ял итәчәкбез. Ә 4 июльдә эш көне 1 сәгатькә кыскарак булачак.

Исегезгә төшерәбез: беренче тәравих намазы – 5 июньдә, уразаның беренче көне – 6 июнь, ә соңгы көне 4 июльгә туры килә.

Ураза бәйрәме – 5 июль көнне бәйрәм намазлары иртәнге сәгать 7дә укыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International