Әгерҗе районы укучылары аттестат алды

2016 елның 24 июне, җомга

Бүген Әгерҗе районы авыл мәктәпләрен тәмамлаучы чыгарылыш сыйныф укучыларына район Мәдәният сараенда тантаналы шартларда аттестатлар тапшырылды. Иң беренче булып сәхнәгә мәктәпне алтын медальгә тәмамлаучылар, ГТОның алтын билгесе ияләре күтәрелде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев, мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина, мәктәп директорлары, ата-аналар укучыларга иң матур теләкләрен җиткерделәр. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International