Әгерҗенең мәктәп яны лагерьларында меңгә якын бала ял итә

2016 елның 24 июне, җомга

Бу җәйдә Тирсә, Кичкетаң, Сарсак-Омга, Салагыш, Көчек, Бима, Исәнбай, Кадрәк мәктәпләрендә хезмәт һәм ял лагерьлары эшли. Аларда 100 бала 18 көн хезмәт белән шөгыльләнә һәм ял итә.

17 мәктәп яны лагере 934 баланы кабул иткән.

Яңавылда “Лабиринт“ палаткалы лагеренда 30 бала сәламәтлеген ныгыта.

Красный бордагы “Алмалы“ лагеренда беренче сменада 80 бала ял итә. Июльдә икенче смена башлана, анда 50 бала барачак.

Менделеев мәшгульлек үзәгенең Әгерҗедәге филиалы июнь аенда 91 яшүсмерне эшкә урнаштырган. Июльдә – 86, августта 53 бала мәктәптә эшләячәк. Аларга бер айга 1275 сум матди ярдәм бирелә.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International