Татар егетләре булдыра

2016 елның 28 июне, сишәмбе

Безнең татар кайларга гына сибелмәгән?! Башка төбәкләрдә яшәүче татар ир-егетләренең, бигрәк тә чыгышлары безнең яклардан булса, уңышларына ничек сөенмисең инде?!

Әле шушы араларда гына Төмән өлкәсендә яшәүче якташ егетебез Илназ Исмәгыйлевның Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән эшлекле очрашуы турында хәбәр килеп иреште. Илназ Илдар улы – Себер якларында танылган эшмәкәр. Аның зур кампаниясе Татарстанның берничә районына инвестор булып керергә тәкъдим белән чыккан. Республикабыз Президенты  эшмәкәр егетләрнең тәкъдимен хуплаган. Алар Татарстанда ит җитештерү һәм балыкчылыкны үстерү белән шөгыльләнәчәкләр.

Сүз уңаеннан, Илназ Исмәгыйлевның әтисе Илдар – тумышы белән Иске Эсләк авылыннан.

 

Төмәндә яшәүче эшмәкәр якташыбыз Илназ Исмәгыйлев Рөстәм Миңнеханов һәм Марат Әхмәтов белән очрашты.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International