Барысы да әйбәт булыр

2016 елның 28 июне, сишәмбе

Укучылар бу көнгә унбер ел буе килделәр: укытучылар, әти-әниләре ярдәме белән белем тупладылар, төрле олимпиада-бәйгеләрдә катнаштылар, бердәм дәүләт имтиханнары тапшырдылар. Әгерҗенең үзәк мәйданында узган чыгарылыш балы боларның барысына нәтиҗә ясау булды.

Без сезгә ышанабыз

Матур традиция буенча, үзәк мәйданга беренчеләрдән булып мәктәп директорлары,  укытучылары җитәкчелегендә уку алдынгылары узды.

–       Самими балачак артта калса да, сезнең тормыш әле башлана гына. Хәерле сәгатьтә башлансын ул, – дип теләде район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев һәм егерме өч укучыга “Укудагы аерым уңышлары өчен“ медале,  район башлыгы Валерий Макаров исеменнән рәхмәт хаты, сертификатлар тапшырды.

Бәйге-олимпиада җиңүчеләрен, фәнни-гамәли конференция призерларын район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова, мәгариф бүлеге начальнигы Вәсилә Сафиуллина, Иж-Бубый авыл җирлеге башлыгы Раиф Ваһапов тәбрикләделәр.

–       Без бүген бердәм дәүләт  имтиханнарында рус теле  һәм математиканың база өлеше буенча балларның республика күрсәткечләреннән югарырак булуын горурланып әйтәбез һәм укучыларны имтиханнарга әзерләгән мөгаллимнәргә, укучылар сезгә һәм әти-әниләргә олы рәхмәтебезне җиткерәбез, – диде Вәсилә Гарәфетдиновна.

–       Сезнең иң төп байлыгыгыз – унбер ел буе туплаган белемегез. Әлеге белемнәр сезгә җиде юл чатында югалып калмаска, дөрес карарлар  кабул итәргә ярдәм итәр. Без ышанабыз: барысы да яхшы булыр, – дип дәвам итте Римма Ринатовна.

Бик күп матур теләкләр, рәхмәт сүзләре яңгырады  тантанада.  Ә ахырда егет-кызлар  һавага йолдыз һәм шарлар очырдылар. Алар “мин бу йолдызны балачакка бүләк итәм“, “ә мин – укытучыларыбызга“, “ әти-әниләребезгә“, “киләчәккә, якты хыялларыбызга“ дип кабатлаганда,  һәркем эченнән укучыларга ак юл һәм уңышлар теләде. 

Аннан чыгарылыш сыйныф укучылары традицион вальска бастылар. Мәктәп, балачак белән саубуллашуны күрсәтүче бу моңсу биюне ничә тапкыр карасаң да, егет-кызларга сокланып туеп булмый. Берсеннән-берсе гүзәл, ыспай алар. Ә киләчәккә өмет тулы күзләрендә яшь бөртекләре җемелди. Өметләрегез акланып, якты хыялларыгызга барып җитәргә язсын, кадерле балалар!

Укучылар ант бирде

Чыгарылыш балы алдыннан район Мәдәният сараенда авыл мәктәпләрен тәмамлаучы укучыларга өлгергәнлек аттестатлары тапшыру тантанасы булды. Әлеге документларны аларга мәктәп директорлары, сыйныф җитәкчеләре, мөгаллимнәр тапшырды.

–       2005 елның сентябрендә сезнең беренче тапкыр мәктәпкә килүегез, кыюсыз гына парта арасына кереп утыруыгыз әле дә хәтердә. Шушы еллар эчендә чын шәхесләр булып үсеп җиттегез. Безнең өчен иң зур бәхет – сезнең уңышларны күрү. Сезне тәрбияләүгә зур көч куйган әти-әниләргә зур рәхмәт, – диде беренче укытучылар исеменнән чыгыш ясаган Пеләмеш мәктәп-бакчасы директоры Валентина Шурметова. Сүз уңаеннан: быелгы уку елында укучылар беренче тапкыр ГТО нормаларын тапшырдылар. 11 чыгарылыш сыйныф укучысы алтын билгегә лаек булды.

–       Без сезнең белән унбер елга сузылган озак юл үттек. Алдагы тормышыгыз – бары үз кулыгызда. Билгесезлектән курыкмагыз,үзегез сайлаган юлдан кыю атлагыз, – дип теләделәр мәктәп һәм сыйныф җитәкчеләре.

Ата-аналар олы рәхмәт сүзләрен укучыларны Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләгән, авыр вакытларда алар янында булган укытучыларга җиткерделәр.

Чыгарылыш укучыларының ант бирүе тантананың иң дулкынландыргыч мизгеле булгандыр. Алар тантанада катнашучылар алдында бары тик алга барырга, өлкәннәрне хөрмәтләргә, уңышларга ирешергә вәгъдә бирделәр...

Дания АБЗАЛИЕВА.

Любовь МИХАЙЛОВА. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International