Гает намазының вакыты билгеле булды

2016 елның 30 июне, пәнҗешәмбе

Быел Ураза гаете 5 июльгә туры килә. Бу көнне Татарстанның барлык мәчетләрендә бәйрәм намазлары укыла.

 

Мәчетләрдә бәйрәм вәгазе 6:30 сәгатьтә башлана, ә сәгать 7дә гает намазы укылачак.

Төп бәйрәм чарасы Казанның Галиев мәчетендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында узачак. "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалында Ураза бәйрәме чарасыннан туры трансляциясе дә булачак.

 

Сүз уңаеннан: бүген уразаның 23нче көне.  Авыз ачу - 20 сәгать 22 минутта, сәхәр ашау 00 сәгать 40 минутта тәмамлана.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International